Татарстанның геопорталында тарихи һәйкәлләрне саклау зоналары барлыкка килде
Татарстанның геопорталында тарихи һәйкәлләрне саклау зоналары турында мәгълүмат барлыкка килде. Бу инвесторлар өчен файдалы булырга мөмкин, дип хәбәр итте ТРның тарихи мирас объектларын саклау буенча Комитет рәисе Иван Гущин.